Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Тукайны бергәләп укыйбыз" республика проектына кушылып "Эш беткәч уйнарга ярый" дип исемләнгән уенлы- әдәби сәгать...

Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Тукайны бергәләп укыйбыз" республика проектына кушылып "Эш беткәч уйнарга ярый" дип исемләнгән уенлы- әдәби сәгать үткәрелде. Бөек шагыйрьнең шул исемдәге шигырен кычкырып укыдык, фикер алыштык. Тукай әсәрләре белән бәйле сорау-табышмакларга җаваплар эзләдек. Кызлар һәм малайлар "Шүрәле" әкиятенә караган пазллар җыеп ярыштылар. Кызлар өлгеррәк булды. Эш беткәч уйнарга ярый. Тукай балачакта уйнаган уеннарны искә төшердек. Балалар өстәл уеннары уйнадылар.
#Тукай140
#ТукайныБергәләпУкыйбыз
#ЧитаемТукаяВместе
#ТукайлыАтнакич
#ТукаевскийЧетвергНК
#КаенлинскаяСельскаяБиблиотека
09:33 26.03.2026 16+
0

Оставить сообщение:

Выбор редакции