Г. Тукай.

Г. Тукай. Шагыйрь

Еллар үтеп, бара торгач картайсам да,
Бөкрем чыгып бетсә дә, хәлдән тайсам да, —
Күңлем минем япь-яшь калыр, һич картаймас;
Җаным көчле булып калыр, хәлдән таймас.

Күкрәгемдә минем шигырь утым саумы?!
Күтәрәм мин, карт булсам да, авыр тауны;
Күңлемдә көн һаман аяз — һаман да яз,
Шагыйрь күңлендә кыш булмый да кар яумый.

Булмамын, юк, картайсам да, чын карт кеби,
Утырмам тик, юк-бар теләк тели-тели;
Менмәмен мин, Ходай кушса, мич башына,
Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.

Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә:
«Без китәрбез, сез каласыз!» — дип җырлармын,
Җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә.

21 март - бөтен дөньяда шигърият көне. Барлык шигырь укырга яратучы әдәбият сөючеләрне, шагыйрьләрне тәбрик итәбез.
"Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, шигърият ул – йөрәк биеклегендә. Сүз дәрьясыннан тамчылап алып, җанын, тәмен, ямен тоеп янәшә куюга яңа сулыштан балкып яши башлаган мәгънәне, нәкъ менә синең күңелдә сулкылдап торган хисне бүтәннәр дә кабул итәрлек хәлгә күтәрә белү – могҗиза түгелмени?! Шундый могҗиза тудыручыларны гади генә итеп шагыйрь дип атыйлар. Шагыйрь, ашуг, чәчән, акын, ягъни сүз пәйгамбәре...” дип язган Марсель Галиев. Бу сүзләр белән сез дә килешәсездәр.

Бөтендөнья шигърият көненең максаты — шигырьләр аша тел төрлелеген саклау һәм юкка чыгу куркынычы астында булган телләргә ишетелергә мөмкинлек бирү.

#ДеньПоэзии
#КаенлинскаяСельскаяБиблиотека
13:58 21.03.2026 16+
0

Оставить сообщение:

Выбор редакции