Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

13 март көнне Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм Музыка» V Россия күләм музыкаль-поэтик фестивале лауреатларының йомгаклау концерты һәм бүләкләү тантанасы булды.

13 март көнне Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм Музыка» V Россия күләм музыкаль-поэтик фестивале лауреатларының йомгаклау концерты һәм бүләкләү тантанасы булды. Шагыйрьнең тууына 120 ел тулуга багышланган бу чарада берничә сайлап алу турларында җиңеп чыга алган яшь музыкантлар һәм сәнгатьле укучылар катнашты. Алар рус һәм татар телләрендә Муса Җәлил шигырьләрен, шулай ук Сергей Рахманинов, Николай Римский-Корсаков, Людвиг Бетховен һәм башка танылган композиторларның музыкаль әсәрләрен башкардылар. Безнең гимназиянең 5 в сыйныфы укучысы Ризаева Эльвина шагыйрьнең "Төрмәдә төш" шигыре белән чыгыш ясап җиңү яулады. Фотода Эльвина һәм Тимур Ризаевлар Фестивальнең мәртәбәле кунагы - шагыйрьнең оныгы Татьяна Малышева белән. Эльвинаны, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ф. М. Шәймөхәммәтованы җиңү белән котлыйбыз, алга таба да иҗади уңышлар телибез!
12:48 18.03.2026 16+
18
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top