Бүген яраткан шагыйрәбез Клара Булатованың тууына 90 ел тулды.
Бүген яраткан шагыйрәбез Клара Булатованың тууына 90 ел тулды. Ул 1936 елның 18 мартында ТАССРның Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә, Сарман районының төрле авылларында укып 1954 елда урта мәктәп тәмамлый. Шул ук елны хезмәт юлын Түбән Ләшәү мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып башлый. Аннан соң төрле эшләрдә ( төзелештә, көнкүреш комбинатында кассир һ. б.) эшләп алса да, 50 еллап гомерен балаларга белем бирүгә багышлый.
Клара апа Булатованың 80 яшьлек юбилеен 2016 елның 18 мартында безнең Каенлы авылында үзен сәхнә түрендә утыртып мәдәният йортында үткәрү насыйп булды. Бу җылы очрашу кичәсе бүген дә якты истәлек булып хәтеребездә саклана.
Китапханәбездә шагыйрәнен юбилее көннәрендә китап күргәзмәсе эшли.
#ЭтотДеньВКалендаре
#ЮбилейПисателя
#КаенлинскаяСельскаяБиблиотека
19:55 18.03.2026 16+