8 март-салкын кышны алыштырган көләч язның тәүге бәйрәме, бар илдә дә диярлек, ел да Халыкара хатын-кызлар көне буларак билгеләнеп үтелә.
8 март-салкын кышны алыштырган көләч язның тәүге бәйрәме, бар илдә дә диярлек, ел да Халыкара хатын-кызлар көне буларак билгеләнеп үтелә. Бәйрәмнең тарихы исә үзе, мәгълүм булганча ерак гасырларга барып тоташа. Без аны, хатын-кызларның хокукы өчен көрәшкән Клара Цеткин исеме белән бәйләргә ияләнгәнбез, чынбарлыкта исә бәйрәмнең тамырлары Борынгы Рим дәүләтенә үк илтә. Бу көнне хатын-кызлар, нинди генә социаль баскычта тормасын - зыялы, бай яки хезмәтчеме, ир-атлардан котлаулар, бүләкләр кабул иткәннәр, аларның игътибарына төренгәннәр. Хезмәтче буларак көн күргән хатын-кызларга бу көнне ял бирелгән. Нәфис затлар иң яхшы киемнәрен, хуш исле чәчәкләрдән үрелгән тәкыяләр киеп үзләренең Веста - гаилә учагын саклаучы хатын-кыз алиһәсе гыйбәдәтханәсенә җыелганнар...
Шактый гасырлар үтеп төрле сәяси реформалар нәтиҗәсендә, башта хатын-кызларның мәнфәгатен яклау көне, тора-бара язның иң күркәм бәйрәме буларак безгә килеп ирешкән бәйрәмнең, шөкер, асылы үзгәрмәгән. Киресенчә, гүзәл затларыбызны зурлау көне, гаилә бәйрәме буларак кабул ителә ул. Ә хатын-кыз ул - серле дөнья, ил, ир, гаилә тоткасы. Аларсыз дөньяның гаме, яшәү бәхете юк. Алар зур ихтыяр көченә ия кешеләр, алар гаилә учагын җылы килеш саклаучы да, ир-атларны яңадан-яңа үрләргә рухландырып торучы да, балаларга матур тәрбия бирүче дә.
Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезне язның күркәм бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Тормышыгызда игелек, наз, мәхәббәт ташып торсын, туганнарыгыз, якыннарыгыз, дусларыгыз тарафыннан игътибар һәм ихтирам тоеп, шатланып яшәгез.
#8марта
#КаенлинскаяСельскаяБиблиотеека
07:27 08.03.2026 16+