Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

В музее нашей школы часто проходят интересные встречи.

В музее нашей школы часто проходят интересные встречи. Сегодняшняя встреча была посвящена творчеству известной поэтессы Баязитовой Нафисы Хамидулловны, направленная на развитие у учащихся интереса к краеведению и литературе. В ходе мероприятия Нафиса Хамидулловна и Раушания Хамматовна делились с детьми своими мыслями, воспоминаниями, творчеством и секретами своего мастерства.
Добрые и поучительные стихи наших писателей учат детей замечать все интересное вокруг, придерживаться правил этикета, помогают узнать удивительное из жизни животных в шутливой форме. Ведь главные герои стихов послушные, но в то же время и озорные ребята.
Встреча была интересной, познавательной, ребята получили много знаний и полезной информации о творческих личностях нашего города.
Шагыйрьләр иҗаты үзе яшәгән мохиттан аерылгысыз, диләр. Очучы – шагыйрь күк киңлекләренә соклана, җирдәшләре тормышына да күбрәк күк зәңгәрлеге аша карый, игенче – шагыйрь үзе иккән игеннәрне күреп куана, ул куанычын акка шигырь итеп түгә. Сандугачсыз – болын, тургайсыз иген басуы булмаган кебек, шагыйрьсез, җырчысыз шәһәрне дә күз алдына китереп булмый. Безнең гүзәл калабызда беренче нигез ташы салынганда ук төзүчеләр белән янәшә әдипләр, музыкантлар һәм рәссамнар булуында ниндидер бер сихри хикмәт бардыр. Без яши торган төбәк – ул үзе илһам чыганагы. Безнең бүгенге кунакларыбыз да – үз төбәгебездән илһам алып иҗат итүче якташ язучыларыбыз иде.
29 нчы мәктәптә үткәрелгән бүгенге очрашуда укучыларыбыз чын язучылар белән әңгәмә кору бәхетенә ирештеләр. Габбасова Раушания Хаммат кызы һәм Баязитова Нәфисә Хәмидулла кызы-безнең шәһәребезнең “Кама таңнары” берләшмәсе әгъзалары. Безнең язучы апаларыбыз балаларча уйлый, фикер йөртә беләләр икән. Югыйсә, алар балаларның керсез күңел дөньясын биләп алырдай шигырьләр иҗат итә алмас иделәр.
Без бүгенге бәйрәмдә шигъриятка битараф булмавыбызга тагын бер кат инандык. Бу эчкерсез хисләр өчен шагыйрә апаларыбызга чын күңелебездән рәхмәт әйтәсебез килә.
#воспитаниенк #образованиенк #нижнекамску60 #годединстванародовроссии #годвоинскойитрудовойдоблести #2026год #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
12:29 04.03.2026 16+
28
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top