4 мартта татар язучысы, педагог, публицист, тәрҗемәче, хәрби корреспондент, татар совет әдәбиятын башлап җибәрүчеләрнең берсе Афзал Шамовның тууына 125 ел тула.
4 мартта татар язучысы, педагог, публицист, тәрҗемәче, хәрби корреспондент, татар совет әдәбиятын башлап җибәрүчеләрнең берсе Афзал Шамовның тууына 125 ел тула. Ул өч сугышта (Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы, совет-япон сугышы) катнашкан бердәнбер татар язучысы. Өч сугышка да үз теләге белән киткән, фронтта хәрби корреспондент булган. Ул татар әдәбиятында оригиналь проза әсәрләре: хикәяләр һәм повестьлар авторы буларак танылган язучы. Әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителгәннәр.
А. Шамов турында башлангыч белемнәр 2 нче сыйныфта "Икмәк" хикәясен өйрәнгәндә бирелә башлый. Язучының башка әсәрләре сыйныфтан тыш уку сәгатьләрендә укыла. Афзал Шамов дигәч тә, искә "Рәүфә" повесте килеп төшә. Ничәмә-ничә еллар күңелдә саклана икән, димәк, талантлы каләм иясе тарафыннан язылган классик әсәр.
"Өч сугышта булган бердәнбер татар язучысы" дигән әдәби-патриотик сәгать үткәреп батыр язучының тормыш юлы һәм балалар өчен китапханәдә булган китаплары белән таныштырдык.
#ВсемирныйДеньПисателя
#ЮбилейПисателя
#ПисательВоин
#ГодВоинскойИТрудовойДоблести
#КаенлинскаяСельскаяБиблиотека
18:12 03.03.2026 16+
Оставить сообщение: