Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Габдулла Тукай шигырьләре сыгылмалы, ритмлы, моңлы.

Габдулла Тукай шигырьләре сыгылмалы, ритмлы, моңлы. Моны үз вакытында композиторлар да күреп алган. Шуңа күрә аның шактый шигырьләренә көй язылган. Аның "Тәфтиләү", "Әллүки", "Зиләйлүк", "Туган тел" шигырьләренә җырлары шулкадәр халыклашты, хәтта күпләр аларны Тукай иҗат иткәнне белми дә. Балалар өчен язылганнары да шактый.
Китапханәдә "Тукай текстларын җырлыйбыз" дигән әдәби-музыкаль сәгать үткәреп балаларны Г. Тукай сүзләренә язылган җырлар белән таныштырдык. Мәдәният хезмәткәре Фәүзия Әхмәтшина "Тәфтиләү", "Бишек җыры", "Пар ат", "Туган авыл" һ. б. җырларын җырлап күрсәтте. Белгән җырларына балалар да кушылып утырды.
#Тукай140
#ТукайныБергәләпУкыйбыз
#ТукаевскийЧетвергНК
#ТукайлыАтнакич
#КаенлинскаяСельскаяБиблиотека
13:21 26.02.2026 16+
19
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top