Ватан сакчылары көне белән сезне, ир-егетләр!
Ватан сакчылары көне белән сезне, ир-егетләр!
Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, дөньяга тынычлык, гаиләләргә иминлек телибез.
Ир-егеткә
Җир кызларын фәрештәдәй күргән,
садәлекне сөйгән ир-атлар,
кер кундырмый аны саклар өчен,
сездә көч бар, сүнмәс гайрәт бар.
Гүзәллекне сез бик яратканга,
дәвам итә безнең яшәү дә, –
яңа кеше белән өмет туа
киләчәкне күреп яшәргә.
Вакланмаучы, акланмаучы җаннар,
саклау, кадерләүгә сез лаек.
Никадәрле сездә ирлек булса,
шулкадәрле башсыз малайлык.
Абайламый агу биргән дә сез,
саранланмый ширбәт эчергән.
Шуңа да бит без, хатыннар, сезне
Мең кат каргап, мең кат кичергән.
Сез ул – якты көндә ут уйнатып,
башын ташлап биючеләр дә,
афәт купса илдә, янгын чыкса,
башлап утка керүчеләр дә.
Үлемнәрдән өстен ир-егетләр,
сезнең белән көчле Ватаным.
Үзеннән дә алда киләчәккә
яхшы аты бара атаның.
Яшәп туймас гомер дәвамчысы,
һәрчак беренчеләр сафында,
кылычтан да үткен чор чатында
син торасың тормыш сагында.
. Саҗидә Сөләйманова
#ЭтотДеньВКалендаре
#ДеньЗащитникаОтечества
#КаенлинскаяСельскаяБиблиотека
08:37 23.02.2026 16+
Оставить сообщение: