Бүген, 17 нче февраль көнне, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә "Милли кыйммәтләрне формалаштыру шарты буларак, дәресләрдә милли компонентны гамәлгә ашыру" дип...
Бүген, 17 нче февраль көнне, Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназиядә "Милли кыйммәтләрне формалаштыру шарты буларак, дәресләрдә милли компонентны гамәлгә ашыру" дип исемләнгән семинар үтте.Семинарга Казан шәһәренең 27 нче номерлы гимназия, Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 лицей,Әлмәт шәһәренең Риза Фахретдин исемендәге 1 нче гимназиядән дә кунаклар килде. Семинар барышында укытучылар ачык дәресләр, мастер-класслар күрсәттеләр. Кунакларга әлеге семинар бик ошады., алар әзерлек югары дәрәҗәдә булуын, укучылар белән укытучылар арасында тыгыз бәйләнеш , җылы мөнәсәбәт булуын да ассызыклап үттеләр.Безгә киләчәктә яңадан-яңа уңышлар теләделәр!
19:10 17.02.2026 16+