Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

15 гыйнварда китапханәнең "Чордашлар" аралашу клубында очрашу кичәсенең беренче өлеше Г.

15 гыйнварда китапханәнең "Чордашлар" аралашу клубында очрашу кичәсенең беренче өлеше Г. Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланды. Икенче өлеше "авылча кич утыру" формасында "Сездә нинди хәлләр бар?" дип аталды. Очрашуга килгән һәркем яңа ел бәйрәмнәре, озын ялларда кайларда булулары, нинди кызыклы очрашулар насыйп булуы турында сөйләде. Иң кызыклы сәфәр Разия Якуповага насыйп булган. Ул балалары, оныклары янына Мәккәгә кунакка барган. Әлеге сәяхәте турында күп кызыклы мәгълүмат бирде.
#Чордашлар
#КаенлинскаяСельскаяБиблиотека
20:07 15.01.2026 16+
42
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top