Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

"Чордашлар" аралашу клубында Яңа елда беренче очрашу бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Тукайны бергәләп укыйбыз" республика проектына...

"Чордашлар" аралашу клубында Яңа елда беренче очрашу бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Тукайны бергәләп укыйбыз" республика проектына кушылып "Тукайлы атнакич" шигрият сәгате буларак үтте. Китапханәче әлеге проект, аның максатлары турында аңлатып үтте. Татар халкының официаль булмаган гимнына әверелгән "Туган тел" шигыре һәм җыры тарихы белән таныштырды. Китапханәчеләр һәм мәдәният хезмәткәрләре "Туган тел" әдәби-музыкаль композициясен башкардылар. Флера Гарипова "Ай һәм Кояш" шигырен яттан сөйләде.
#ТукайныБергәләпУкыйбыз
#ЧитаемТукаяВместе
#КаенлинскаяСельскаяБиблиотека
13:35 15.01.2026 16+
46
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top