Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Китапханә каршында эшләп килүче "Чордашлар" аралашу клубының елны йомгаклау очрашуында клубның иң өлкән әгъзасы Зарипова Мәүҗидә Габдулла кызын 85 яшьлек күркәм гомер...

Китапханә каршында эшләп килүче "Чордашлар" аралашу клубының елны йомгаклау очрашуында клубның иң өлкән әгъзасы Зарипова Мәүҗидә Габдулла кызын 85 яшьлек күркәм гомер бәйрәме белән котладык.
Мәүҗидә апа бер тапкыр да "әти" сүзен әйтә алмаган сугыш ятиме. Әтисе Габдулла 1941 елда ук хәбәрсез югалганда аңа нибары ярты яшь була. Ире Мисхәт абый да иртә китеп аны тол итте. Бүгенге көндә бер дигән өч баласының әнисе, онык һәм оныкчыкларының яраткан әбисе булып, туганнар белән аралашып, безнең очрашуларга да йөреп, биш вакыт намазын укып матур гына яшәп ята. Милли традицияләребезне саклап, үзе чиккән ак яулыгын иңнәренә таратып, алъяпкычын ябып урамнан үткәнда "сөбеханалла" дип калабыз.
Матур итеп аны тәбрикләдек, сораулар биреп сөйләттек. Ләйсия Әхмәтова җырлап котлады.
#Чордашлар
#Победа80
#СиротаВойны
#КаенлинскаяСельскаяБиблиотека
20:14 25.12.2025 16+
48
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top