22 октябрьдә ел саен Русиядә "Ак торналар" дигән әдәби бәйрәм үткәрелә.
22 октябрьдә ел саен Русиядә "Ак торналар" дигән әдәби бәйрәм үткәрелә. Ул беренче тапкыр 1986 елда Дагстан халык шагыйре Рәсүл Гамзатов тәкъдиме белән үтә. Әлеге бәйрәм башта әдипнең туган ягы Дагстанда оештырылса, соңрак ил күләмендә поэзия бәйрәме һәм сугыш кырларында ятып калган сугышчылар хөрмәтенә хәтер көне буларак билгеләп үтелә.
Китапханә "Пушкин картасы" федераль программасы кысаларында әлеге дата алдыннан "Торналар үлемсезлеккә оча" дигән хәтер сәгате үткәрде. Бу истәлекле көннең тарихы белән таныштырдык, сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбызны искә алдык, шигырьләр укыдык. Китапханәче Фәрхетдинова Гөлнар кәгазьдән торна ясау буенча (оригами) мастер-класс күрсәтте.
В рамках федеральной программы "Пушкинская карта" провели час памяти "Летят в бессмертье журавли". Эти благородные птицы не случайно стали символом важного для многих стран и народов мира памятного дня. Рассказали об истории праздника белых журавлей, вспомнили погибших на полях сражений односельчан, прочитали стихи, провели мастер-класс по изготовлению белых журавлей - оригами. Участвовали все. желающие.
#ПушкинскаяКарта
#ЛетятВБессмертьеЖуравли
#ЯПатриот
#КаенлинскаяСельскаяБиблиотека
13:48 09.10.2026 16+