Гимназия дә Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Гимназия дә Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Кунак итеп гимназия укытучылары һәм хезмәт ветераннары чакырылган иде. Барыбыз да очрашуга бик шат булдык.
Җырлар, биюләр, шигырьләр, сәхнәдән яңгыраган теләкләр — барысы да укытучыларга булган олы хөрмәтне һәм мәхәббәтне чагылдырды. Балаларыбызның тырышлыгы, осталыгы һәм ихлас йөрәкләре өчен аларга чын күңелдән рәхмәт әйтәбез!
Бу бәйрәм безгә тагын бер тапкыр күрсәтте: мәктәп — ул бердәм гаилә. Бу гаиләдә өлкән остазларның бай тәҗрибәсе, яшь укытучыларның дәрте һәм укучыларның саф йөрәкләре бергә тоташа.
#Минпросвещения
#Росдетцентр
#НавигаторыДетства
#КомандаВоспитанияРТ
#ДвижениеПервыхНижнекамск
#движениерт
#ДвижениеПервых
#НавигаторыДетства16
10:47 09.10.2026 16+