Табигатькә көз хакимлек итә. Нәкъ менә уңыш бәйрәмнәре үткәрер вакыт җитте.
Табигатькә көз хакимлек итә. Нәкъ менә уңыш бәйрәмнәре үткәрер вакыт җитте. Балалар өчен мул уңышлы алтын көзгә багышлап "Сөмбелә - көз бәйрәме" дип исемләнгән бәйге-кичә үткәрелде. Бәйрәмнең герое көз гүзәле Сөмбеләне Тукай әкияте геройлары, хуҗалары тарафыннан "үзегезгә азык табыгыз" дип чыгарып җибәрелгән Кәҗә белән Сарык урлаган. Мул уңышлы Сөмбеләне урлап алар кышлык азыкка тиенербез дип уйлаганнар. Бу турыда Җәй кызы хәбәр итә. Ул алып баручылар ярдәме белән Сөмбеләне коткара. Көз гүзәле балалар белән төрле уен-ярышлар үткәрде. Балалар көз турында викторинада катнаштылар, табышмакларның җавабын таптылар, яшелчә, җиләк-җимеш "җыйдылар", төрле күңелле ярышларда катнаштылар, җырлап-биеп тә алдылар. Сөмбелә балаларны тәмле алмалар белән сыйлады.
Вечер-соревнование "Сюмбеля - осенний праздник".
#Сөмбелә
#уңыш2026
#каенлыавылкитапханәсе
#КаенлинскаяСельскаяБиблиотека
19:35 06.10.2026 16+