«Сирингарий» скверында — җылылык һәм ихласлык бәйрәме!
«Сирингарий» скверында — җылылык һәм ихласлык бәйрәме!
1 октябрь көнне, илебездә иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе — Халыкара өлкәннәр көне (Зирәклек көне) билгеләп үтелде.
Бу изге көн уңаеннан безнең гимназиябез укучылары «Сирингарий» скверында хөрмәтле өлкәннәребез, кадерле әби-бабаларыбыз өчен бәйрәм концерты оештырдык.
Балаларыбыз үзләренең иң матур җырларын, дәртле биюләрен һәм күңел түреннән чыккан җылы шигырьләрен бүләк иттеләр.
Яшь буынның ихлас чыгышлары өлкәннәребезнең йөзләренә якты елмаю, ә күзләренә шатлык яшьләре алып килде. Бу чара балаларыбыз өчен олыларны хөрмәт итү, аларга карата кайгыртучанлык күрсәтү буенча чын тормыш дәресе булды.
Кадерле өлкәннәребез! Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы һәм балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәвегезне телибез! Бәйрәм белән!
#Минпросвещения
#Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ
18:24 03.10.2026 16+