Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Бүген Зәйдә унөченче тапкыр республика күләмендәге «Ялчыгол укулары» үтте.

Бүген Зәйдә унөченче тапкыр республика күләмендәге «Ялчыгол укулары» үтте.
Аның эшендә мәртәбәле кунаклар Татарстан Диния назәрәте рәисе урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова катнаштылар.
Шулай ук ТРның дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсенең дәүләт – конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге баш киңәшчесе Гадел Хәсәншин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, филология фәннәре докторы, академик Хатыйп Миңнегулов, язучы Рухия Ахунҗанова, Санкт-Петербург фән һәм сәнгать академиясенең мөхбир әгъзасы Марсель Гарипов, Ялчыголның нәсел дәвамчылары, дин әһелләре, район активы да чарага килделәр.
Аларны район, шәһәрнең истәлекле урыннары буйлап район башлыгы Разиф Кәримов озатып йөрде. Иң беренче Таҗетдин Ялчыголны искә алу Имәнлебашта аның каберенә зират кылудан башланды. Аның рухына дога кылынды.
Әлеге чарага чакырулы кунак буларак китапханәче Флера Гарипова да катнашты.
21:06 10.09.2026 16+
16
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top