СТУДЕНТЛАР ЯЗЫ ФЕСТИВАЛЕ ҮТТЕ
«СТУДЕНТЛАР ЯЗЫ» ФЕСТИВАЛЕ ҮТТЕ
Түбән Камада студентларның төп фестивале – «Студентлар язы» тәмамланды. Халык иҗаты йорты сәхнәсендә шәһәрнең иң оста вокалистлары, биючеләре һәм артистлары үз талантларын күрсәттеләр.
«Студентлар язы» фестивале нәтиҗәләре буенча гомуми зачетта Гран-при Н.В.Лемаев исемендәге Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте командасына бирелде. Беренче урынны Е.Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехник көллияте командасы алды, Түбән Кама агросәнәгать көллияте командасында – икенче урын, Түбән Кама педагогия көллияте командасы исә өченче урынга лаек булды.
05:47 17.05.2024 16+