Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Бүген, 15 июльдә, авылдашыбыз, хезмәт һәм тыл ветераны, ветеран-укытучы, авылыбыз Каенлыга һәм авылдашларыбызга багышланган ике китап авторы Саимә Сабир кызы...

Бүген, 15 июльдә, авылдашыбыз, хезмәт һәм тыл ветераны, ветеран-укытучы, авылыбыз Каенлыга һәм авылдашларыбызга багышланган ике китап авторы Саимә Сабир кызы Сөләймановага 95 яшь тулды. Аны туган көне белән котларга бардык. Авыл җирлеге башлыгы Гарипов Рамис Расим улы ветеранга чәчәк букеты, бүләкләр, Россия Президенты В. В. Путинның котлау телеграммасын укып тапшырды. Без дә үз чиратыбызда юбилярны котлап күчтәнәчләребезне тапшырдык. Аралашу вакытында Саимә апа авыр сугыш еллары, мәктәп һәм институтта укыган вакытлары, авылдашлар турында истәлекләре белән уртаклашты. Инде 100 яшькә җитеп килсә дә аек акыллы, яхшы хәтерле булуы белән сокландырды.
#ГодВоинскойИТрудовойДоблести
#ЮбилейВетерана
#КаенлинскаяСельскаяБиблиотека
14:07 15.07.2026 16+
8
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top