Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

30 майда Каенлы авылында Сабантуйга бүләк җыйдык.

30 майда Каенлы авылында Сабантуйга бүләк җыйдык.
Бүләк җыю
Сабантуйның иң күңелле
Мизгеледер бүләк җыю.
Мөмкин түгел җыр- моңнарны,
Күңелләрдә тыеп тору.
Чакырып торса гармун моңы,
Чыкмый түзмәс һичбер йөрәк.
Өйгә сыймас җаннар өчен,
Шаулы урам, гармун кирәк.
Йөгереп чык, яшь киленкәй,
Бәйге көтә чиккән сөлге.
Ат чабышта, бил алышта,
Җиңүчеләр булыр өлге!
Чибәр кызкай, матур апа,
Чыгарып сал бүләгеңне.
Серле карап, елмаясың,
Сөйләп җибәр теләгеңне.
Урам буйлап, гармун уйнап,
Бәйрәм үзе килә, диеп,
Кушылыгыз, авыл иңләп,
Бер әйләник җырлап-биеп.
Айсылу Кәлимуллина - Фазлыева
#Сабантуй2026
#СборПодарковДляСабантуя
#КаенлинскаяСельскаяБиблиотека
21:55 30.05.2026 16+
27
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top