8 майда 10 сәгатьтә Каенлы авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган "Халык батырлыгы - мәңгелек" дигән исем астында тантаналы бәйрәм чарасы - митинг үтте.
8 майда 10 сәгатьтә Каенлы авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган "Халык батырлыгы - мәңгелек" дигән исем астында тантаналы бәйрәм чарасы - митинг үтте. Әлеге чарада авылдашлар, мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүче авылыбызның иң яшь гражданнары, мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады. Авыл җирлеге башлыгы Гарипов Рамис Расим улы, Түбән Кама шәһәре һәм районы администрациясеннән килгән вәкил Нигъмәтҗанов Альфред Галим улы, Каенлы авылы имам-хатыйбы Нияз хәзрәт җыелган халыкны бәйрәм белән котладылар.
#Победа81
#ГодВоинскойИТрудовойДоблести
#Митинг
#КаенлинскаяСельскаяБиблиотека
16:19 08.05.2026 16+