Драма әсәрен сәхнәләштерү.
Драма әсәрен сәхнәләштерү.
Сугыш чоры балалары, сугыш ятимнәре, тыл ветераннарының язмышы сугыш уты белән үрелгән.️ Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз ул... Сугыш миллионлаган кешеләрнең гомерен өзгән, күпме балаларны ятим иткән, аналарны тол калдырган.
"Шинельсез солдатлар", без сезнең фидакарьлегегез, сабырлыгыгыз алдында баш иябез.
24 нче апрель кичендә Каенлы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Тамаша" халык театры тарафыннан куелган "Очрашу" спектакле дә нәкъ менә шинельсез солдатларга, сугыш авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга багышланган. Пьесаның авторы Яңа Чишмә районы Тубылгытау авылыннан "Нур" театры режиссеры Рәсимә Нәбиуллина.
Һәр көн кичләрен репитицияләргә йөреп тамашачыны елатырлык тирән эчтәлекле спектакль өйрәнеп сәхнәгә чыгарган барлык үзешчән артистларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
#Победа81
#ГодВоинскойИТрудовойДоблести
#ХәрбиБатырлыкҺәмХезмәтФидакарьлегеЕлы
#КаенлинскаяСельскаяБиблиотека
14:43 02.05.2026 16+