Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

Тиздән 26 апрельдә татар дөньясы сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык туган көнен билгеләп үтәчәк.

Тиздән 26 апрельдә татар дөньясы сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык туган көнен билгеләп үтәчәк. Тукай әсәрләре балаларны туган якның гүзәллегенә соклана белергә, игелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, гадел һәм тәвәккәл булырга өйрәтә. Яраткан әдибебез безгә бай рухи һәм әдәби мирас калдырган – кыска гына вакыт эчендә йөзләгән шигырь, тугыз поэма, дистәләгән публицистик мәкалә иҗат итәргә өлгергән. Күренекле татар шагыйре Габулла Тукай иҗатына багышланган тематик айлык кысаларында 4 д һәм 5 в сыйныф укучылары шәһәребезнең комплекслы музеенда "Тукай безнең күңелләрдә "дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашуда катнаштылар. Ярмолюк Амирә "Ана догасы", Хөсәенов Марсель "Теләнчегә", Насибуллин Камил "Театр", Мөхәммәтгалиева Эльвина "Кышкы кич", Галиуллина Замира " Сабыйлар" шигырьләре сөйләделәр. Сәнгать мәктәбе курайчылар ансамбле "Шаяннар" шагыйребезнең татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" ен башкардылар. Кичәдә музей хезмәткәрләре Г. Тукайның биографиясе , тормыш юлы турында да бик күп мәгълүмат
бирделәр. Балалар викторина сорауларына җавап эзләделәр. Музей җитәкчесе Гатауллина Лилия Альбертовна кичәдә актив катнашкан укучыларга, укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
18:53 22.04.2026 16+
35
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top