Онытырга хакыбыз юк!
Онытырга хакыбыз юк!
19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм хәрәкәтләр көне билгеләп үтелә. Узган ел Бердәм хәрәкәтләр көнендә – дөньядагы 22 ил, Россия Федерациясенең 82 субъекты, барлыгы 7,6 млн кеше катнашты.
Бөек Ватан сугышында дошман моңа кадәр күрелмәгәнчә рәхимсез булды. Әз генә гаеп өчен дә олыга да, кечегә дә мәрхәмәт күрсәтмәде. Күп санлы концлагерьларда йөз меңләгән кеше судсыз һәм тикшерүсез юк ителде, калганнары йорт- җирләре белән яндырылдылар. Йөзәрләгән авыл өйләреннән янгыннан соң каралып мичләр генә утырып калды.
Хатынь - шундый авылларның берсе. Элек берни белән дә аерылып тормаган бу авыл, Минск янындагы партизаннар төбәге авылы, үткән сугышта акылга сыймаслык явызлыкларның иң аяусызына дучар булды. 1943 елның тын март көнендә немецларның җәза отряды авылны чолгап алды да берничә сәгать эчендә аны бөтен кешесе белән яндырып юк итте.
А.Адамовичның "Хатынская повесть", Е.Г.Кобец-Филимонованың "Хатынь тургайлары" китаплары - Хатынь кешеләре турында, бу урман авылының инде беркайчан да олы кеше була алмаячак балалары турында җанлы һәм хаклы хикәя.
#Этотденьвкалендаре
#ДеньЕдиныхДействийВПамятьОГеноциде
#БердәмХәрәкәтләрКөне
#Каенлинскаясельскаябиблиотека
07:59 20.04.2026 16+