Шәҗәрә – ни дигән сүз? Бүгенге татар әдәби телендә бу сүзнең төп мәгънәсе нәсел-ыру тарихы дигән тәгъбиргә туры килә.
Шәҗәрә – ни дигән сүз? Бүгенге татар әдәби телендә бу сүзнең төп мәгънәсе нәсел-ыру тарихы дигән тәгъбиргә туры килә. Нәсел-ыру тарихлары белән кызыксыну инсаният дөньясындагы күп халыкларга мәгълүм. Төркиләрдә, гарәпләрдә, германнарда, урысларда шәҗәрәләр белүнең күп гасырлык тарихы бар. Татарның югары катлау вәкилләре 19нчы гасырга кадәр үзләренең хокукларын архивларда яткан шәҗәрә текстларыннан күчермәләр ала-ала дәгъва иткәннәр. Мөселман – ислам дөньясы үзенең мәдәни-рухи системасына шәҗәрәләр белүне керткән. Һәр мөселман үзенең әти-әнисе ягыннан бабалары исемнәрен җиде буынга кадәр белеп, алар рухына дога укырга тиеш булган. Галим кешеләрдән тугызар буын бабаларын белү таләп ителгән. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Безнең гимназия укучылары да нәсел шәҗәрәләре белән кызыксыналар. Укытучы, әти-әниләр белән берлектә балалар үз нәселләренең агачларын төзиләр һәм бәйгеләрдә катнашалар.
Бүген 13нче гимназиядә уздырылган шәһәр күләме ндәге "Нәсел агачы" бәйгесендә 6б сыйныфы укчысы Гибадуллина Э.( 3 урын) , 8 а сыйныфы укучысы Бадртдинов И. ( 2 урын ), 5 в сыйныфы укучысы Гареев И. 2 нче сыйныф укучысы Гареева Н. уңышлы чыгыш ясадылар. Җитәкчеләре:Шәймөхәммәтова Ф. М., Моратова Л. М., Кашапова Л. С..Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәймөхәммәтова Ф. М. гимназиядә дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлек вакытында шәҗәрә төзү юнәлешендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
17:40 17.04.2026 16+