Рекламный баннер 990x90px header-top
Рекламный баннер 990x90px header-bottom

15 нче апрель - Габдулла Тукайны искә алу көне.

15 нче апрель - Габдулла Тукайны искә алу көне. 1913 елда бу көнне 20.15 сәгатьтә бөек шагыйребезнең йөрәге тибүдән туктый. Ул Казан шәһәренең Клячкин шифаханәсендә 20 сәгать 15 минутта вафат була.
Габдулла Тукай үзеннән соң 10 меңнән артык шигъри юллар (400 дән артык шигырь, 9 поэма) һәм 350 хикәя, очерк һәм истәлекләр язып калдыра. Татар халкында бөек шагыйребезнең әсәрләрен белмәгән кеше юктыр. Без алар ярдәмендә үсәбез, тәрбияләнәбез.
Габдулла Тукайның балалар өчен иҗат иткән шигырьләре шактый күп. Аларның күбесе җырга әйләнгән, сүзләрен укый башлагач, үзеннән-үзе көйли дә башлыйсың. Тукай балалар күңелен аңлап, кызыклы образлар тудырып әлеге темаларга җавап табарга, еш кына баланың үзеннән геройларның кылган гамәлләреннән сабак алырга өнди.
5-7 сыйныф укучылары өчен хәтер сәгате үткәрдек. Бөек шагыйребез турында искә алганнан соң балалар "Тукайның шигъри юллары" дигән һәркем белергә тиешле 20 әсәре буенча әдәби уенда катнаштылар.
Литературная игра "Поэтические строчки Тукая".
#ЭтотДеньВКалендаре
#Тукай140
#КаенлинскаяСельскаяБиблиотека
11:07 15.04.2026 16+
20
Выбор редакции
Рекламный баннер 990x90px footer-top