Килә язлар, китә язлар,
Килә язлар, китә язлар,
Һәр ел саен үзгәрелә...
. Үзгәрелә...
. Һәр ел саен Тукай гына
. Япь-яшь хәлдә килә безгә.
Һәр елны яз айларында, Тукай туган апрель аенда якташ язучылар белән китапханәбездә очрашу оештыру традициягә керде. Бу юлы ул бөек шагыйребезнең 140 еллыгы уңаеннан, Тукай айлыгына һәм каләм тибрәтүче якташларыбызга, Түбән Кама шәһәренең 60 еллыгына багышланган "Апрель була алмый шигырьсез" дип исемләнгән әдәби кичә буларак узды. Кичәнең кереш өлеше Тукайга багышланды. Гөлнар Фәрхетдинова Разил Вәлиевның "Мәңгелек яз" шигырен укыды, Фәүзия Әхмәтшина "Шагыйрь" шигырен, Камиль Саньяпов "Гению" шигырьләрен яттан сөйләделәр. Татар халкының икенче гимнына әверелгән "Туган тел" җырын Разия Якупова башлап җырлады, башкалар кушылдылар. Тукай айлыгын тагын да ямьләндереп шигъри җанлы якташларыбыз Рәсимә Харис кызы Нәбиуллина һәм Әлфия Рифкать кызы Сибгатуллина очрашу кичәсендә катнаштылар. Һәр ике кунагыбызның да тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып китап укучыларыбыз белән җылы аралашу формасында үтте бу очрашу. Бу кичәдә артистлар түгел, авторлар үз шигырьләрен үзләре сөйләделәр. Авторның үз шигырендә нәрсә әйтергә теләгәнен аңлау өчен бу бик үтемле чара.
#Тукай140
#ТукайлыАтнакич
#ТукаевскийЧетвергНК
#КамаТаңнары
#КаенлинскаяСельскаяБиблиотека
13:49 09.04.2026 16+